В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төзелеш белән беррәттән, мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт ясау дәвам итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче сентябрь, Ксения Швецова). Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары территориясендә 340 урынлык ике балалар бакчасы төзелеше тәмамланып килә. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә район хакимияте башлыгы Андрей Лобов хәбәр итте.
220 урынлык яңа балалар бакчасы Рауис Гәрәев урамында урнашкан «Идел киңлекләре» торак комплексында барлыкка киләчәк. Объект төзелешенә республика һәм федераль бюджетлардан «Демография» илкүләм проекты кысаларында 230 млн сум акча бүленгән, дип сөйләде А.Лобов. Шулай итеп, әлеге торак комплексында инде икенче балалар бакчасы пәйда булачак.
«Шулай ук «Нестеровский» торак комплексында 120 урынлык балалар бакчасы төзелеше тәмамланып килә. Хәзерге вакытта территорияне төзекләндерү һәм кече архитектура формаларын урнаштыру эшләре бара, - Төзелеш бюджеттан тыш акчалар хисабына алып барыла. Эшләр тәмамланганнан соң төзүче балалар бакчасын муниципаль милеккә тапшырачак».
Төзелеш белән бергә мәгариф учреждениеләренә капремонт дәвам итә, дип өстәде Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы. Капиталь ремонт программасы кысаларында Кол Гали, 7а адресы буенча урнашкан, 250 урынга исәпләнгән 362-нче номерлы балалар бакчасында эшләр алып барыла. Бүгенге көндә биредә түбә, фасад, керү төркемнәре ремонтланган, тәрәзәләр алыштырылган. А.Лобов сүзләренчә, ачылыш сентябрьнең икенче яртысына планлаштырылган.
Районнар территориясендә барлыгы 59 мәктәп һәм 81 балалар бакчасы эшли.
Исегезгә төшерәбез, быел Казанда 2220 урынлык тугыз балалар бакчасы төзелә. Мәктәпкәчә учреждениеләргә капиталь ремонт ясауны исәпкә алып, аларда 4 мең урын булдырылачак.