Фото: Марат Мөгыйнов

Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясендә кыш башыннан сыйфатсыз кар җыю өчен 2,6 млн сумнан артык штраф язганнар. Кышның беренче айларында Иҗтимагый куркынычсызлык мәсьәләләре бүлеге хезмәткәрләре муниципаль төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен идарәче компанияләргә һәм бина хуҗаларына карата 126 беркетмә төзегән.

Тикшерүчеләрнең төп кисәтүләре түбәләрнең чистартылмавы, ишегалларын һәм янәшәдәге территорияләрне начар җыештыру белән бәйле. Түбәләрдә боз һәм кар өчен 57, җыештырылмаган ишегаллары өчен 65 беркетмә рәсмиләштерелгән. Тагын дүрт административ материал тиешсез урыннарда кар җыюга кагыла, дип хәбәр иттеләр районнар администрациясендә.

«Кар һәм бозларны чистарту – биналарның милекчеләре һәм баланс тотучыларының турыдан-туры бурычы. Җәяүлеләрнең иминлегенә аерым игътибар бирелә: вакытында җыеп алынмаган кар яисә түбәләрдәге бозлавык гражданнарның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра. Тикшерүләр һәм штрафлар салу кыш ахырына кадәр дәвам итәчәк», – дип билгеләп үтә район хакимияте башлыгы Альберт Салихов.

Хокук бозуларның 40% ка якыны юридик затларга туры килгән. Проблемалы адреслар арасында – Каюм Насыйри урамындагы 5 һәм 10 нчы йортларда милекчеләргә карата берьюлы дүрт беркетмә төзелгән.

Гамәлдәге закон нигезендә юридик затларга мондый хокук бозулар өчен 200дән 500 мең сумга кадәр, ә кабатланган очракларда 1 миллион сумга кадәр штраф яный.

2026-02-18T10:01:51+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.