Быел ике районда гомуми мәйданы 144 мең кв.м булган 69 йорт төзекләндереләчәк.
Фото: Вахитов һәм Идел буе районнары матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы июль). Быел Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында «Безнең ишегалды» программасы буенча гомуми мәйданы 144 мең квадрат метрга якын булган 69 территория төзекләндереләчәк. Хәзер 27 объектта эшләр алып барыла, 19 ишегалдында асфальт җәелгән. Август ахырына кадәр 23 территорияне төзекләндерүне тәмамларга кирәк булачак. Кичә күчмә утырыш вакытында ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты һәм комитет каршындагы эксперт советы әгъзалары шәһәрнең Идел буе районында республика программасын гамәлгә ашыруның барышы белән танышты.
Чарада катнашучылар шәһәрнең Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров белән бергә Кол Гали, Сафиуллин һәм Рихард Зорге урамнары буенча урнашкан берничә ишегалдында булдылар.
Төзекләндерү эшләре муниципалитетның идарәче компанияләр һәм халык белән хезмәттәшлеге белән алып барыла. Быел эшләр башланыр алдыннан районнар администрациясе программа кураторлары белән берлектә 300 дән артык очрашу үткәрде, шул исәптән «Черек күл» паркындагы программа командасы белән очрашуны да кертеп, дип билгеләп үтте Марат Закиров.
Быел төзекләндереләчәк ишегаллары исемлегенә Дубравная урамындагы 43 нче номерлы йорт һәм «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәге территориясе кергән. Ишегалды сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен тулысынча җиһазландырылачак. Марат Закиров хәбәр иткәнчә, ишегалдында махсус таганнар, мотор функцияләрен үстерү өчен спорт тренажерлары һәм кече архитектура формалары белән җиһазландырылган зона барлыкка киләчәк. Бу йортта яшәүче «Барс канатлары» баскетбол командасы спортчыларының үз ишегалларында шөгыльләнү мөмкинлеге булачак. Моннан тыш, халык соравы буенча контейнер мәйданчыклары түбәнәйтелгән нигез белән җиһазландырылачак, дип хәбәр итә район администрациясе матбугат хезмәте.
Кайбер ишегалларында төзекләндерү торак йортларга капиталь ремонт ясау белән бер үк вакытта алып барыла. Марат Закиров күчмә утырышта катнашучыларга Мәүлетов урамында территорияләрне комплекслы төзекләндерү турында сөйләде. Анда 89 мең кв.м мәйданлы өч ишегалды ремонтланачак. Җәяүлеләр сукмаклары ишегалдын капиталь ремонтланган 13 нче номерлы «Сандугач» китапханәсе каршында булачак сквер белән тоташтырачак.
Территорияне комплекслы төзекләндерү буенча тагын бер мисал – янкорма төзелә торган 18 нче номерлы гимназия янындагы ишегалдын төзекләндерү. Ишегалдыннан мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре, шулай ук якын-тирә йортларда яшәүчеләр файдаланачагын исәпкә алып, архитекторлар социаль җайлаштырылган ишегалды проектын эшләгән. Район администрациясе башлыгы сүзләренә караганда, балалар өчен яңа футбол-баскетбол спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк, ата-аналар өчен мәгариф учреждениеләре янында парковка урыннары киңәйтеләчәк, шулай ук йортлар, социаль объектлар һәм җәмәгать транспорты тукталышлары арасында яңа уңайлы җәяүлеләр элемтәләре булдырылачак.
«Безнең ишегалды» программасын ике ел тормышка ашыру дәверендә ике районда 212 күп фатирлы йортта яшәүчеләр өчен 137 территория төзекләндерелгән.
«Хәзерге вакытта республикада яшәүчеләр өчен гамәлгә ашырыла торган программа инде бүген үк бик зур нәтиҗәләр бирә, яңа төзекләндерелгән җәмәгать киңлекләре барлыкка килә, – дип ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин сүзләрен китерә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте. – Бүген социаль объектлар янындагы территориягә дә аерым игътибар бирергә кирәк. Без бу мәсьәләне хәл итүгә, тулы кварталларны төзекләндереп, комплекслы якын килергә тиеш».
Исегезгә төшерәбез, «Безнең ишегалды» президент программасы буенча быел Казанда 466 йорт территориясе төзекләндереләчәк. ТР башкаласында программа яртылаштан күбрәк үтәлгән. Эшләр 140 йорт территориясендә тәмамланган.
Чарада шулай ук «Татарстан Республикасы шәһәрләре үсеше институты» фонды директоры урынбасары Венера Камалова да катнашты.