В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Планлы төзекләндерү эшләре аркасында кайбер йортларда ут бетеп торачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы сентябрь). Иртәгә, 11 сентябрьдә, Вахитов һәм Идел буе районнарының кайбер йортларында ут булмаячак. Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте.
9.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Вахитов районында түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Маяковский ур., 4, 6. 14.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр – Маяковский ур., 5.
9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районында түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Завойский ур., 2; Кол Гали ур., 1, 2, 3, 5а; Ферма-2 ур., 98, 98а, 98б, 98в.
Ут бетеп торуның тулы графигы белән KZN.RU порталының махсус бүлегендә урнаштырылган.