Битлек режимын үтәүне тикшерү 60 трамвайда һәм троллейбуста узды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче ноябрь). Казан трамвайларында һәм троллейбусларында ревизорлар һәм кондукторлар шәхси саклану чараларыннан башка 85 пассажирны ачыклаган. Бүген иртәнге сәгатьтләрдә профилактик рейдлар узды.
Гомумән алганда, ревизорлар хәрәкәт составының 60 берәмлеген тикшергән һәм битлексез 85 кешене ачыклаган. Шулардан 59 кеше битлекләрен тикшерүчеләрнең кисәтүләреннән соң кигән, калганнарына шәхси саклану чаралары булмау яки аларны кияргә риза булмау сәбәпле, транспорттан төшәргә туры килгән, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте.
Ике атна эчендә Казанның электр транспортында битлексез 543 кеше ачыкланган. 264-е транспортны ташлап киткән. Көндәлек рейдлар дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез, пассажирларның Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләрен үтәвен даими рәвештә Транспорт комитеты, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре хезмәткәрләре һәм кондукторлар тикшерә.