Җәмәгать транспортының эш графигы шәһәрлеләрне мәчетләргә озату өчен үзгәртелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче июнь). Ураза бәйрәмен билгеләп үткән көнне, 15 июньдә, Казанның җәмәгать транспорты махсус график буенча эшли башлый. Мөселманнар иртән иртүк автобусларда һәм троллейбусларда бәйрәм итү урыннарына бара ала.
4.00 сәгатьтән 1, 2, 5, 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 31, 35, 35а, 37, 47, 53, 54, 56, 63, 68, 74, 75, 91 номерлы автобуслар һәм 1, 2, 12 номерлы троллейбуслар эшли, дип хәбәр итә Башкарма комитетның Транспорт комитеты.
Изге Рамазан ае тәмамланганны белдерә торган Ураза бәйрәменә багышланган чаралар Казан мәчетләрендә 6.30 сәгатьтә башланачак.
Искәртергә кирәк, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә муниципаль парковкалар түләүсез эшли.