Белгечләргә консультация алу өчен алдан язылырга кирәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы ноябрь). 9-нчы декабрь көнне ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе эшмәкәрләр өчен бердәм ачык ишекләр көне үткәрәчәк.
Эшкуарлык вәкилләре ведомство белгечләреннән консультация ала алачак. Кабул итү 12:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр ике адрес буенча башкарылачак: Большая Красная урамы, 30 һәм Сеченов урамы, 13а.
Алдан язылу 6-нчы декабрьдән 8-нче декабрьгә кадәр түбәндәге телефоннар буенча барачак: +7(843)238-36-32, +7(843)238-18-41. Шалтыратулар 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк, төшке ашка тәнәфес 12:00 сәгатьтән 12:45 сәгатькә кадәр, дип хәбәр ителә идарә сайтында.