В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Консультация алу өчен алдан язылырга кирәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче апрель). 20 нче апрель көнне Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстандагы идарәсе эшмәкәрләр өчен бердәм ачык ишекләр көне оештыра.
Бизнес вәкилләре ведомство белгечләренең консультацияләрен 14:00 дән 16:00 гә кадәр Казанның Большая Красная ур., 30 һәм Сеченов ур., 13а адреслары буенча ала алачак.
Алдан язылу 18 нче һәм 19 нчы апрельдә +7(843)222-84-28 телефоны буенча башкарыла. Шалтыратулар 10:00 дән 17:00 гә кадәр (төшке аш вакыты 12:00 дән 12:45 кә кадәр) кабул ителәчәк, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Республика районнарында консультация алу өчен алдан язылу идарәнең территориаль бүлекләренең ведомство сайтында күрсәтелгән телефон номерлары буенча башкарыла.