В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Беренчел язма буенча эшмәкәрлек вәкилләре ведомство хезмәткәрләре белән киңәшләшә алачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче ноябрь). 17-нче ноябрь көнне Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе эшкуарлар өчен бердәм ачык ишекләр көне үткәрәчәк.
Эшкуарлык вәкилләре ведомство хезмәткәрләре белән киңәшләшә алачак. Кабул итү 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Большая Красная урамы, 30 һәм Сеченов урамы, 13а адреслары буенча узачак.
Эшмәкәрләргә алдан +7(843)238-36-32, +7(843)238-18-41 телефон номерлары буенча язылырга һәм кызыксындырган сорауларын бирергә кирәк. Шалтыратулар 15-нче ноябрьдән 16-нчы ноябрьгә кадәр 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк, төшке аш 12:00 сәгатьтән 12:45 сәгатькә кадә, дип хәбәр ителә идарә сайтында.