В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 7,3 мең тонна кар чыгарылган.
Фото: Марат Мөгыйнов
Карны чыгаруга һәм тротуарларны чистартуга аерым игътибар бирелде. Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 7361 тонна кар чыгарылган, шуның 5120 се – төнге сәгатьләрдә.
Бозлавыкка каршы эшкәртү өчен 225 тонна реагент һәм 422 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, бүген юлларны җыештыруда 633 юл эшчесе һәм 291 берәмлек техника катнаша.