В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ел ахырына чистартыла торган территориянең мәйданы яңа юлларны файдалануга кертү хисабына 570 мең кв.м артачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче октябрь, Юлия Летникова). Казанда юлларны кардан чистартуда 589 берәмлек техника эшли, шул исәптән 155 катнаш юл машинасы һәм 111 трактор щеткасы. Бүгенгә алар барысы да кышкы сезонда эшләргә әзер. Юл хезмәтләренә тротуарларны чистартуны контрольдә тотуны көчәйтү, карны вакытында чыгару, юлларны бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртү бурычы куелган. Бу хакта кышка әзерлек буенча штаб утырышында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.
Җыештырыла торган территориянең мәйданы арту, машина йөртүчеләрнең һәм юл эшчеләренең хезмәт хакы арту фонында техникага, шулай ук ягулык-майлау материалларына хезмәт күрсәтү бәясе дә сизелерлек арткан. Шул ук вакытта юлларны карап тоту тарифлары соңгы ике ел дәвамында үзгәрешсез кала. «Мондый финанс йөкләнешне предприятиеләр әлегә күтәрә, чөнки җәй көне алар коммерция объектларында эшләргә тырышалар. Әмма елдан-ел көндәшлекне саклап калу һәм хезмәткә түләүнең кирәкле фондын тәэмин итү катлаулырак», - дип ассызыклады спикер.
Игорь Куляжев сүзләренчә, техника һәм юл хезмәтләренең әзерлеген тикшерү 25 нче октябрьдә үткәрелгән – махсус ведомствоара комиссия әгъзалары базаларның, техниканың торышын һәм машина йөртүчеләр белән тулылануын бәяләгәннәр. Предприятиеләрнең кышын эшкә әзерлеге канәгатьләнерлек дип бәяләнгән. Бүгенге көндә җыештыру техникасының маршрут карталары төзәтелгән, машина йөртүчеләргә һәм механизаторларга инструктажлар үткәрелгән.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы башкаласында җыештырыла торган юллар мәйданы 22 млн кв.м артык тәшкил итә, ел ахырына ул яңа юл участокларын файдалануга тапшыру хисабына 570 мең кв.м артачак. Кар җыештыру территориясе дүрт генподряд оешмасы арасында бүленгән, алар белән быел тәмамланганчы килешүләр төзелгән. 2024 елга подрядчыларны конкурс нәтиҗәләре буенча декабрьдә билгелиләр.
Реагент белән эшкәртүнең гомуми мәйданы 13 млн кв.м тәшкил итәчәк – бу хәрәкәт интенсивлыгы югары булган магистраль юллар, җәмәгать транспорты маршрутлары булган урамнар һәм күперләр. Бүгенге көндә 70 мең тоннадан артык ком-тоз катнашмасы һәм 3,5 мең тонна реагент әзерләнгән (тагын 21 мең тонна әзерләнергә тиеш). Быел кыш мәрмәр валчыклы тротуар реагентын да куллануны дәвам итәчәкләр. Ул интенсив җәяүлеләр агымында асфальтка яхшы ябышуны тәэмин итә һәм чагыштырмача аз чыгымлы. Кышка мондый реагент 1000 тоннага якын сатып алыначак, аны магистральләр буендагы тротуарларда һәм шәһәрнең тарихи үзәгендә кулланачаклар. Махсус техника булмаганлыктан, бөтен эшкәртү кулдан башкарыла.
«Быел тест режимында «Шәһәр мониторы» контроль системасы гамәлгә кертелә. Ул эш техникасын күзәтергә, юлларны җыештыру процессын контрольдә тотарга мөмкинлек бирә, шулай ук предприятиеләргә оператив рәвештә иң оптималь җыештыру маршрутларын төзергә, төрле бурычлар өчен транспорт чараларын дөрес сайларга, анда яшәүчеләрдән гаризалар кертергә һәм аларның үтәлешен контрольдә тотарга мөмкинлек бирә», – дип искәртте докладчы.
Карны утильләштерү өчен җиде кар эретү пунктын әзерләү тәмамлана, Несмелов урамында өстәмә кар эретү камерасы һәм Порт урамында яңа пункт төзелә. Кар ява башлагач, ике объект та эшли башлаячак. Шулай ук бу елда Тэцевская урамында кар җыю өчен мәйданчык төзелә. Гадәттән тыш хәлләр очрагында вакытлыча кар туплау өчен өстәмә тугыз урын оештыру планлаштырыла.
Барлык әзерлек чаралары план буенча башкарыла. Подрядчыларның диспетчерлык хезмәтләре тәүлек буе эшлиләр. Шулай ук техниканың даими кизү торуы да оештырылган. Гаризалар өчен район администрацияләре каршындагы кайнар линияләр эшли, шулай ук хәбәрләр «Минем Казаным» Telegram-боты аша кабул ителә, дип йомгаклады спикер.
Исегезгә төшерәбез, Казанның юл хезмәтләре өчен кышкы эш режимы 15 нче октябрьдә башланды. Ул 182 көн дәвам итәчәк һәм 2024 елның 15 нче апрелендә тәмамланачак.