В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Начар ишетүче һәм начар күрүче тамашачыларга сурдотәрҗемәче һәм тифлокомментатор ярдәм итәчәк
Фото: Казан яшь тамашачы театры
Тифлокомментатор колакчыннар аша сәхнәдә булган хәлләрне тасвирлаячак (декорацияләр, актерларның эмоцияләре һәм гамәлләре), ә сурдотәрҗемәче начар ишетүчеләргә ишарәләр теле ярдәмендә барысын да «ишетергә» ярдәм итәчәк.
Тамаша 25 нче майда 18:30 сәгатьтә узачак. Ташламалы билетлар алу өчен театрга +7(917)256-67-50 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип хәбәр иттеләр «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондында.
«Чикләрсез театр» проекты 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә махсус тамашаларга сәламәтлек үзенчәлекләре булган 600 дән артык кеше килгән. Киләсе сезонда театр афишасында тагын 3 адаптацияләнгән спектакль барлыкка киләчәк: «Капитанская дочка», «Книга силы» һәм «Северное сияние».
Проектны гамәлгә ашыруда Сукырлар өчен республика махсус китапханәсе һәм «Добро Mail.Ru» сервисы ярдәм итә.