В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Татнефть Арена» спорт сарае бозына 4 команда чыгачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче декабрь). 9 нчы һәм 10 нчы декабрьдә Татарстан башкаласында «Фиджитал уеннар»ның икенче сериясе кысаларында узачак хоккей буенча турнирда катнашучылар составы билгеле булды. Беренчелек өчен 4 команда көч сынашачак: Казанның «Ак Барс»ы, Мәскәүдән Cosmos, Казахстаннан Barys Cyber Team һәм Naebski блогерлар төркеме.
Виртуаль өлештә уенчылар «супер йолдыз» катлаулылыгында 3 кә 3 форматта уйнаячак. Приставкадагы йомгак счеты реаль бозда старт булачак, катнашучылар 3 кә 3 хоккей кагыйдәләре буенча уйнаячак. Әгәр керткән һәм керттергән алкалар саны бер үк булса, җиңүчене матчтан соңгы буллитлар сериясендә билгеләячәкләр.
«Ак Барс» командасын NHL буенча ике тапкыр Россия чемпионы Максим Труханов, киберспортчы Кирилл Сюзюмов, интерактив хоккей буенча «Ак Барс» капитаны Евгений Гаврилов тәкъдим итәчәк. Фиджитал-команда составына ВХЛ чемпионы Даниэль Насыйбуллин, өч тапкыр Гагарин Кубогы иясе Дмитрий Обухов һәм хоккейчылар Максим Арефьев һәм Геннадий Наумов кергән.
Cosmos командасында хоккейчылар Евгений Костин, Сергей Горбунов, Никита Хоба һәм Глеб Мирошников чыгыш ясаячак. Фиджитал-составны юниорлар арасында хоккей буенча ике тапкыр Россия чемпионы Леонид Овечкин һәм ВХЛ чемпионы Виктор Корняков ныгытты. Капитан Антон Борко булачак.
Barys Cyber Team коллективына Абай Мукушкин, Азал Мамбеталиев, Максат Ибраев һәм Нурлан Кабиев, Аскар Алшынбек һәм Кирилл Орусский керде. Капитан ролендә Казахстанның иң яхшы киберхоккейчыларының берсе Рөстәм Сөләйманов чыгыш ясаячак.
Naebski фиджитал командасын блоггер Ярослав Кузьмичев, тиктокер Константин Рякин һәм 2DROTS медиа клубы футболчысы Богдан Тимошенко, шулай ук хоккейчылар Евгений Воробьев, Артур Латыйпов, Алексей Епифанов һәм Александр Кособоков тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе матбугат хезмәте.
Хоккей буенча турнир «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. Ярышларда җиңүчегә 1,25 млн сум акча биреләчәк.
Моңа кадәр Казанда «Фиджитал уеннар»ның икенче сериясе кысаларында узышлар һәм көрәш турниры тәмамланды. Халыкара ярышлар сериясенең гомуми приз фонды 5,5 млн сум тәшкил итә. Ярышларда барлыгы 18 команда катнаша.
«Фиджитал уеннар» ТР башкаласында сынау чаралары кысаларында 2024 елда шәһәрдә узачак «Киләчәк уеннары» турниры алдыннан үткәрелә. Барлыгы 5000 нән артык катнашучы көтелә. Бөтен дөнья буенча кибер ярышларны 150 миллионга кадәр кеше онлайн тамаша кылыр дип фаразлана.