В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Предприятиеләрнең кадрлар хезмәтләре хезмәткәрләре буш эш урыннары турында сөйлиячәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче март). Вакансияләр ярминкәсе 17-нче март көнне Казанның Идел буе районы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Бертуган Касыймовлар урамы, 22/7 адресы буенча узачак.
Килүчеләр буш эш урыннары турында мәгълүмат ала, районның кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша, шулай ук эшкә урнашу өчен юнәлеш ала алачак.
Моннан тыш, мәшгульлек хезмәте белгечләре хезмәт һәм мәшгульлек, һөнәри белем бирү һәм һөнәри юнәлеш мәсьәләләре буенча вакансияләр ярминкәсендә катнашучыларга консультацияләр бирәчәк. Шулай ук эшкә урнашу турында газета, журналлар һәм буклетлар тарату да планлаштырылган.
Вакансияләр ярминкәсе 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр узачак. Килүчеләр өчен керү һәм барлык хезмәтләр түләүсез, дип хәбәр иттеләр Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясендә. Белешмәләр өчен телефон: +7(843)224-86-66.