Килүчеләр шәһәр предприятиеләрендә буш эш урыннары турында белә алачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы гыйнвар). Казанның Идел буе районында 2-нче февральдә вакансияләр ярминкәсе узачак.
Килүчеләр вакансияләр турында мәгълүмат ала, оешма вәкилләре белән очраша, эшкә урнашу өчен юнәлешләр ала, эш белән тәэмин итү, һөнәри укыту һәм профориентация мәсьәләләре буенча мәшгульлек хезмәте белгечләре белән киңәшләшә алачак, дип хәбәр итә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясенең матбугат хезмәте.
Ярминкәгә килүчеләргә эшсез гражданнарны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү мәсьәләләре буенча вакытлы басмалар һәм мәгълүмати материаллар таратылачак.
Вакансияләр ярминкәсе 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Бертуган Касыймовлар урамы, 22/7 адресы буенча узачак. Тулырак мәгълүматны түбәндәге телефон буенча белергә була: +7(843)224-86-66.