В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләрне стресс һәм конфликтлы ситуацияләрдә хис-кичерешләр белән идарә итәргә өйрәтәчәкләр.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы февраль). Казан халкын эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсезләр өчен мастер-класс үткәрәчәкләр. Шәһәр кешеләрен стресс һәм конфликтлы ситуацияләрдә хис-кичерешләр белән идарә итәргә өйрәтәчәкләр.
Мастер-класс Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 10-нчы февральдә, 10.00 сәгатьтә Журналистлар урамы, 13а адресы буенча узачак. +7(843)273-90-95 телефоны буенча язылырга мөмкин, урыннар саны чикләнгән, дип хәбәр ителә ТР Дәүләт мәшгульлек хезмәте порталында.