Очрашуда катнашучылар локаль индустриянең хәзерге торышы, аның проблемалары һәм перспективалары турында фикер алышачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче гыйнвар). 17-нче гыйнварда «Смена» заманча мәдәният үзәгендә Казан кинематографистлары – продюсерлар, режиссерлар һәм продакшн-студия җитәкчеләре белән open-talk була. Очрашу «Күргәзмә Казанда булачак, ахрысы» проекты кысаларында узачак.
Дискуссиядә катнашучылар локаль индустриянең агымдагы торышы, аның проблемалары һәм перспективалары турында фикер алышачак.
Очрашу модераторлары булып Сreeptone media продюсерлык компаниясе оештыручысы Адель Таккезе һәм «Громкие рыбы» студиясенә нигез салучы Тимур Исмаев чыгыш ясаячак.
Чарада катнашу бушлай, әмма теркәлү буенча, дип хәбәр итә «Смена» заманча мәдәният үзәге матбугат хезмәте.
Башлану 19:00 сәгатьтә.