Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.01.2020, 16:16

«Казан» гаилә үзәгендә быел йөзенче пар гаиләсен теркәгән

Юбилей парын хөрмәтләү ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган иде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче гыйнвар, Алинә Бережная). Бүген «Казан» гаилә үзәгендә быелның йөзенче пары үз гаиләсен теркәгән. Яңа өйләнешүчеләр - 21 яшьлек Анна һәм 22 яшьлек Антон Ивановлар. Юбилей парын хөрмәтләү ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган иде.

Анна белән Антонның мәхәббәт тарихы 12 ел элек башланган – алар әле сабый вакытларында уен мәйданчыгында танышканнар. «Мин шунда ук Аняга гашыйк булдым, әмма анда миңа карата кызыксыну булмады. Аның телефон номерын эзләп таптым, аралаштык, дуслаштык, ә аннары инде очраша башладык. Мин аны яратам һәм гомер буе аның белән яшәргә телим, бу җаваплы адымны ясарга әзермен», – дип сөйләде Антон Иванов.

Яңа өйләнешүчеләр өчен мөһим булган бу көндә алар янында туганнары һәм дуслары, төп ярдәмне ата-аналар күрсәтә – алар өчен дә бу дулкынландыргыч көн. «Безнең кызыбыз үсеп китте. Әти буларак, мин аны матур, бәхетле итеп күрүемә шатмын, әмма дулкынлануны яшерә алмыйм», - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты кәләшнең әтисе Евгений Белов.

Яшь парларны әлеге мөһим вакыйга белән котларга Казан шәһәр Думасы депутаты Лилия Бакулина да килгән иде. «Гаиләгә барлык буыннарны берләштерүче төп кыйммәтләр салына. Нәкъ менә гаилә шәһәр, республика һәм бөтен илнең нигезе булып тора. Бүген барысы да бер көнгә туры килде – быел йөзенче пар һәм республика өчен истәлекле дата – ТАССРның 100 еллыгы», - дип мөрәҗәгать итте Лилия Бакулина яшь парларга. Котлауларга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы урынбасары Ренат Әхмәтҗанов та кушылды.

«Бу - минем тормышымда иң мөһим көннәрнең берсе, бүген мин яңа статустамын. Гаиләбезне әти-әниләребез үрнәгендә төзиячәкбез, барыннан да элек бер-береңә хөрмәт, ышаныч һәм тугрылык булачак», - дип тәмамлады сүзен Анна Иванова.

Барлык яңалыклар