В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Илшат һәм Инзилә Әһлиуллиннарны гаилә корулары белән шәһәр Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Евгений Варакин котлады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче гыйнвар, Ксения Швецова). Бүген «Казан» Гаилә үзәгендә 2020 елның беренче пары – Илшат һәм Инзилә Әһлиуллиннарның никахларын теркәү тантанасы узды. Парны никахлашу тантанасы белән Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Евгений Варакин котлады.
Е.Варакин яшь парларга бәхетле гаилә тормышы теләде. Теләкләргә Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге хезмәткәрләре һәм туй тантанасы кунаклары да кушылды.