В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эш көннәрендә үзәккә 16:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр йөрергә мөмкин, ә ял көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә – 11:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр.
Фото: Денис Гордийко
Эш көннәрендә Татарстан Республикасы халкы һәм кунаклары – 16:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр, ә ял көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә 11:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр йөри алалар. Шугалак Оренбург тракты, 11 адресы буенча урнашкан.
Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, килүчеләр тимераяклары белән килә яки аларны арендага ала ала. 7 яшькә кадәрге балалар өчен керү бушлай.
Быел кыш Татарстан Республикасы башкаласында тимераякта шуу өчен 101 урын – 81 хоккей тартмасы һәм прокатка алу пунктлары булган 20 шугалак оештырылачак. Мәсәлән, «Ракета», «Локомотив» стадионнарында һәм Дубравная урамында шугалаклар ясалган инде. Күптән түгел «Ак Барс Арена» стадионы каршында шугалак ачылды, аңа 1800 кв. м мәйданлы боз кыры, балалар зонасы, парковка, ял итү урыннары һәм кафе керә.
Шугалакларның эш режимы һәм прокат бәясе белән сылтама буенча танышырга мөмкин.