Реаль вакыт режимында теләгән һәркем Татарстан башкаласының төп җәяүлеләр урамын күрә ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче август). Казан үзәгендә онлайн-камера урнаштырдылар. Хәзер туристлар Татарстан башкаласын туры эфирда теләсә кайсы уңайлы вакытта күрә ала.
Веб-камера Бауман урамы, 49 адресы буенча туристлык-мәгълүмат үзәге бинасында урнаштырылган. Реаль вакыт режимында теләгән һәркем Татарстан башкаласының төп җәяүлеләр урамын күрә ала.
Бу камерадан трансляция Visit Tatarstan YouTube-каналында алып барыла, дип хәбәр итә Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты.