Сәбәбе – электр кабеле трассасын һәм тышкы яктырту баганаларын урнаштыру
Фото: Денис Гордийко
Меңьеллык мәйданыннан Бауман урамына кадәр түбәндәге участоклар ябылачак:
16 нчы апрельдән 10 нчы майга кадәр – юл; ТР Фәннәр академиясенә таба юнәлештә тротуар;
10-18 нче майда – юл; ТР Фәннәр академиясенә таба юнәлештә Бауман урамы янындагы, шулай ук Кремль күперенә таба юнәлештә тротуарлар;
19-20 нче майда – Бауман урамы ягындагы тротуар; Жарков күпере янындагы тротуар.