24-27 нче майда шәһәрдә фильм төшереләчәк
Фото: Денис Гордийко
Түбәндәге участоклар ябыла:
24 нче майның 5:00 сәгатеннән 26 нчы майның 5:00 сәгатенә кадәр – ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы парковкасы;
24 нче майның 20:00 сәгатеннән 25 нче майның 5:00 сәгатенә кадәр – Кремль дамбасы, Батурин урамы ягыннан дамбага керү урыныннан Сибгат Хәким урамына кадәр (ике як юнәлештә), шулай ук Кремль яр буе урамына төшү урынында, Меңьеллык мәйданы (Ташаяк урамыннан Кремль дамбасына кадәр, Батурин урамына чыгу мөмкинлеге белән);
25 нче майның 21:00 сәгатеннән 26 нчы майның 5:00 сәгатенә кадәр – Батурин урамы (Карл Маркс урамыннан), Федосеев урамы (Батурин урамыннан Япеев урамына кадәр), Большая Красная урамы (Батурин урамыннан Япеев урамына кадәр), Кремль яр буе урамы (Меңьеллык мәйданына чыгу мөмкинлеге белән), Меңьеллык мәйданыннан Батурин урамына керү урынында, шулай ук Бауман урамыннан чыгу юлларында;
26 нчы майның 18:00 сәгатеннән 27 нче майның 5:00 сәгатенә кадәр – Кремль урамы (М.Җәлил урамыннан Беренче Май мәйданына кадәр, Иван авышлыгын да кертеп), Чернышевский урамы (Профсоюз урамыннан Дзержинский урамына кадәр).