В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Су Большая Красная, Гоголь, Жуковский, Карл Маркс һәм Мөштәри урамнары буенча кайбер йортларда булмаячак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче декабрь). 28-нче декабрь көнне тәүлек буена диярлек Казанның Вахитов районындагы кайбер йортларда су белән тәэмин итү туктатылачак. Бу суүткәргечне тоташтыру буенча эшләр башкарылу белән бәйле.
28-нче декабрь 9:00 сәгатьтән 29-нчы декабрь 6:00 сәгатькә кадәр су түбәндәге адреслар буенча булмаячак:
Большая Красная урамы, 44/17, 46/12, 49, 50 (кунакханә), 51 (бала тудыру йорты), 52, 54/15, 55 (югары уку йорты), 56/16, 58 лит.Б, 58а, 59, 60/35, 68;
Гоголь урамы, 15/54, 16/56;
Жуковский урамы, 12, 15, 15а, 17/44, 17а;
Карл Маркс урамы, 39а;
Мөштәри урамы, 33 (поликлиника), 33а, 33б, 35.
Су белән автоцистерналар җирле халыктан килгән мөрәҗәгатьләр нигезендә чыгачак, дип хәбәр итә «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе. Моның өчен +7(843)231-62-60 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.