В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу «Язгы эстафета» үткәрү белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы апрель). 22-нче апрель көнне Казан үзәгендә автомобиль хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. Бу «Язгы эстафета - 2021» җиңел атлетика ярышларын үткәрү белән бәйле. Тиешле карар Казан Башкарма комитетында имзаланды.
Хәрәкәт 12.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Кремль урамы, Профессор Нужин урамыннан 1 Май мәйданына кадәр, шулай ук Казан Кремле территориясендә Шейнкман юлы буенча ике юнәлештә чикләнәчәк.
Җиңел атлетика эстафетасы Казанда җәйге спорт сезонын ачачак һәм кешенең космоска беренче очышының 60 еллыгына багышланачак. Быел даими катнашучыларның күпсанлы үтенечләре буенча маршрут Казан Кремле территориясе аша узачак.