Бу тәре йөреше үткәрү белән бәйле
Фото: Марат Мөгыйнов
Транспорт чараларының хәрәкәтен һәм тукталышын чикләү 21 нче июльдә 7:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр түбәндәге участокларда гамәлдә булачак:
Батурин урамы, Кремль транспорт дамбасыннан Дзержинский урамына кадәр;
Бауман урамы, Профсоюз урамыннан Батурин урамына кадәр;
Большая Красная урамы, Япеев урамыннан Батурин урамына кадәр;
К.Маркс урамы, Лобачевский урамыннан Батурин урамына кадәр;
Кремль урамы, Чернышевский урамыннан Беренче Май мәйданына кадәр;
Миславский урамы, К.Маркс урамыннан Дзержинский урамына кадәр;
Профсоюз урамы, Чернышевский урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр;
Япеев урамы, Дзержинский урамыннан Большая Красная урамына кадәр (ихтыяҗ булганда);
Батурин урамыннан Кремль дамбасына төшү юлы;
Беренче Май мәйданыннан төшү юлы, Кремль урамыннан Профсоюз урамына кадәр;
Меңьеллык мәйданнан Батурин урамына төшү юлы.
Шулай ук 20 нче июльнең 20:00 сәгатеннән 21 нче июльнең 13:00 сәгатенә кадәр Миславский урамының юл өлешендә – К.Маркс урамыннан Большая Красная урамына кадәр (транспорт парковкасын исәпкә алмаганда) – хәрәкәт ябылачак.
Исегезгә төшерәбез, шулай ук тәре йөреше үткәрү аркасында дүрт автобус маршрутының хәрәкәт схемалары үзгәрәчәк.