В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкы һәм кунаклары күргәзмәне 11-нче апрельгә кадәр карый алачак.
Фото: «Эрмитаж-Казан» үзәге
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче гыйнвар). «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Бөек Екатерина. Россия империясенең алтын гасыры» күргәзмәсендә экспонатлар ротациясе булды. Экспозициянең өлешчә алмашу вакытында 30-дан артык сәнгать әсәре алыштырылды.
Яңартылган экспозициядә шәһәр халкы һәм кунаклары Екатерина ІІ нең армия пехотасы формасы буенча мундир костюмын, Петр III нең ат полкы лейб-гвардиясенең офицер мундирын, бөек князь Александр Павловичның балалар парад жилетын, Бөек Екатеринаның герблы герольд костюмы аксессуарларын, җилпәзәсен һәм XVIII гасырның график әсәрләрен күрә алачак.
Ротация вакытында күргәзмәдә Дәүләт Эрмитажы хезмәткәрләре эшләде.
Исегезгә төшерәбез, 7-нче ноябрьдә ачылган күргәзмәне шәһәр халкы 11-нче апрельгә кадәр күрә алачак.