Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.03.2023, 12:15

«Эрмитаж-Казан» үзәгендә мәҗүси Британия турында лекцияләр циклы укылачак

Лекцияләр 14 нче марттан 16 нчы мартка кадәр узачак.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче март). «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Эрмитаж-Казан» үзәгендә 14-16 нчы мартта «Мәҗүси Британия» темасына лекцияләр циклы укылачак.

Казанлыларга лекцияләрне сәнгать тарихчысы, филолог, Дәүләт Эрмитажының Фәнни-агарту бүлеге хезмәткәре Ирина Быкова укыячак. 14 нче мартта беренче лекциядә ул тыңлаучыларга Уэссекс графлыгының танылган Мегалит корылмалары һәм суперхенджлары (аларның иң мәшһүре – Стоунхендж) турында сөйләячәк.

15 нче мартта «Кельт Британиясе. Табигатькә китерелгән бүләкләр» дигән лекция узачак. Казанлылар Британия кельтларының мәдәнияте һәм табигать тәңреләренә корбан китерү дини йоласы чорларында күпсанлы хәзинәләр арасында табылган сәнгать әсәрләре турында беләчәкләр.

Очрашулар сериясен 16 нчы мартта булачак «Рим Британиясе. Уңайлылык һәм комфорт» лекциясе тәмамлаячак. Анда спикер Британиянең романизация үзенчәлекләре – соңгы Рим провинциясе, Кельт-Рим Британия сәнгате һәм архитектурасы турында сөйләячәк.

Лекцияләр көнгә 2 тапкыр – 10:00 һәм 16:00 сәгатьтә үткәреләчәк. Керү – билетлар буенча, аларны «Пушкин картасы» буенча да сатып алырга мөмкин, дип хәбәр итә Казан Кремле матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар