Экспозициядә - XIX гасырның беренче проекция җайланмалары, күләгә театрлары, совет диапроекторлары һәм башкалар.
Фото: «Эрмитаж-Казан» үзәге матбугат хезмәте
Күргәзмәдә элек тылсымлы фонарьлар дип атап йөртелгән беренче проекция җайланмалары, кулдан эшләнгән оригиналь пыяла слайдлар, XIX гасырның күләгәле театрлары һәм башка оптик уенчыклар күрсәтеләчәк. Шулай ук килүчеләр совет диапроекторларын һәм башка илләрнең уенчык проекторларын күрәчәк. Коллекция беренче тапкыр халыкка күрсәтелә, күпчелек экспонатлар АКШ һәм Европадан китерелгән.
Килүчеләр беренче проекторларның нинди булганын, аларны ничек уйлап табуларын, аларның ничек үсеш алуын һәм катлаулануларын беләчәк. Кайбер витрина фонарьлары эшли, һәм килүчеләр проекцияләр рәвешендә XIX гасырның оригиналь слайдларын күрә алачак. Күргәзмәнең үзенчәлеге - уннан артык интерактив аппарат. Алар оригиналь уенчыкларның зурайтылган күчермәләре булып тора. Килүчеләр слайдларны хәрәкәтләндерә һәм тоткаларны бора алачак, борынгы проекцион иллюзияләр эффектларын чыгара, һәм бу аппаратларның ничек эшләвен күрә алачак.
Күргәзмә кунаклары полиораманы карый һәм аның иллюзияләрен күрә, механик слайдларны күчерә һәм аларның анимацияләрен кабатлый, тылсымлы фонарьны мөстәкыйль куллана һәм XIX гасыр үрнәкләре буенча төзелгән күләгә театрында үз күренешен куя алачак. Оптика җайланмаларының тәэсирен күрсәткән видеороликлар күргәзмәне тулыландырачак, дип хәбәр итә «Эмитаж-Казан» үзәге матбугат хезмәте.