Экспозициядә төрле жанрларда иҗат итүче 40-тан артык күренекле рәссамның эшләре тәкъдим ителәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче октябрь). 20-нче октябрьдә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә заманча төрек рәссамнарының «Анатолий бризы» күргәзмәсе ачыла. Экспозициядә Төркиянең төрле жанрларда иҗат итүче танылган рәссамнарының 44 эше тәкъдим ителәчәк.
Төркиянең Деврим Эрбиль, Ялчын Гекчебаг, Эргин Инан, Февзи Каракоч, Гюрбюз Доган Экшиоглу, Махир Гювен, Метин Калкызоглу, Неврес Акын, Рашит Алтун, Ресуль Айтемур, Захит Бююкишлейен кебек атаклы рәссамнарының әсәрләрен үз эченә алган мондый масштаблы күргәзмә Казанда беренче тапкыр тәкъдим ителә. Рәссамнарның күбесе Казанга беренче тапкыр киләчәк, шулай ук җирле сәнгать эшлеклеләре белән иҗади очрашуларда катнашачак.
Экспозициядә чагылдырылачак жанрлар төрле (фәлсәфи сюрреализмнан алып лирик абстракционизмга һәм экспрессионизмга кадәр) булуга карамастан, рәссамнарны төрек рәсем сәнгатенә, төрек халкының тарихына һәм традицияләренә, Анатолия мәдәниятенә, үз иленә, халкына һәм Стамбул шәһәренә булган мәхәббәт мотивлары берләштерә.
Күргәзмә «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы белән берлектә Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы тарафыннан оештырылды, дип хәбәр итә музей-тыюлыкның матбугат хезмәте.
Күргәзмә 16.00 сәгатьтә ачылачак.