Шәһәрлеләр балалар йортына, мәктәп-интернатка яки картлар йортына басмага язылу бүләк итә алачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Язылуны рәсмиләштергән кешеләр Россия почтасы оештырган «Игелек агачы» хәйрия акциясендә катнаша һәм балалар йортына, мәктәп-интернатка яки картлар йортына язылу бүләк итә алачак. Барлык язылучылар конкурсларда призлар оту мөмкинлеген алачак.
Язылу кампаниясен хупларга Казанның һәм Татарстанның әйдәп баручы матбугат басмалары редакцияләре вәкилләре киләчәк, дип хәбәр итә «Татарстан почтасы» идарәсе матбугат хезмәте.
Россия почтасы каталогында 5 мең басма исәпләнә. Алар арасында иҗтимагый-сәяси, күңел ачу һәм
тар белгечлеккә караган газеталар һәм журналлар бар.