Белдерүләрне Интернетта, социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда тараталар
Фото: Денис Гордийко
Мошенниклар белдерүләрне Интернетта, социаль челтәрләрдә, мессенджерларда тараталар һәм электрон почтага хәбәрләр җибәрәләр. Мондый хатларда аферистлар ярдәм тәкъдим итүче компания хисабына калган активлар суммасындагы акчаны күчерергә киңәш итәләр. Кешеләргә акча банк счетына икеләтә кайтарылачак дип вәгъдә итәләр.
Мошенниклар үзләрен финанс оешмасы итеп күрсәтә, әмма шул ук вакытта аларның Россия Банкы лицензиясе юк. Мондый компанияләр легаль булмаган оешмалар исемлегенә керә, алар белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Үзәк банк инвесторларга сак булырга һәм компаниянең законлылыгын аларның рәсми сайтында тикшерергә киңәш итә. Мошенникларның хәйләләренә эләкмәс өчен, акчаны күчерергә һәм тикшерелмәгән оешмаларга шәхси мәгълүмат бирергә ярамый.