В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләр киләсе бәйрәмгә үзенчәлекле бүләкләр генә алып калмыйча, эшмәкәрләрнең мастер-классларында да катнаша алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче март). 6-нчы һәм 7-нче мартта Казанда үзмәшгульлек ярминкәсе узачак, анда катнашучылар шәһәр халкына үз товарларын һәм хезмәтләрен тәкъдим итәчәк.
Шәһәрлеләр киләсе бәйрәмгә үзенчәлекле бүләкләр генә алып калмыйча, эшмәкәрләрнең мастер-классларында да катнаша алачак. Моннан тыш, барлык теләүчеләр Үзмәшгуль гражданнарга ярдәм итү үзәге белгечләреннән теркәлү һәм яңа салым режимы сораулары буенча консультация ала алалар.
Ярминкә 10.00-нан 22.00-гә кадәр шәһәрнең Ибраһимов пр., 56 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәкләренең берсендә узачак.
Маркетта катнашу өчен +7(965)585-81-81 телефоны буенча яки сайтта теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте.