Электр уты көндезге сәгатьләрдә бетеп торачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы март). 20-нче мартта Казанның өч районында вакытлыча ут булмаячак. Ут бетү Яңа Савин, Идел буе һәм Совет районнарының кайбер йортларына кагылачак.
8.00-дән 12.00-гә кадәр Яңа Савин районындагы түбәндәге адреслар буенча урнашкан йортларда ут булмаячак: Әмирхан проспекты, 8а, 10, 10а корп.3 (170-нче балалар бакчасы).
Идел буе районында 8.00-дән 17.00-гә кадәр электр утын Гарифҗанов ур., 8, Җиңү проспекты, 15 корп.1, 2, 3, Сыртланова урамы, 8, 16, 18, 20 буенча сүндерәчәкләр. 8.30-дан 17.00-гә кадәр ут Калининский бистәсенең Балашово һәм Кабан урамнары йортларында булмаячак.
Совет районында электр утын 9.00-дән 18.00-гә кадәр Чабакса бистәсендәге түбәндәге адреслар буенча өзәчәкләр: Зеленая ур., 11-21, 12-56.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.