Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.05.2018, 14:53

Казанның өч мәгариф учреждениесендә Казан шәһәр Думасының күчмә утырышы үтте

Ике даими комиссия әгъзалары шәһәрдә 2015-2021 елларда мәгариф үсеше программасының гамәлгә ашырылуын өйрәнәләр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы май, Екатерина Виславская). Казан шәһәр Думасының мәгариф, мәдәният һәм милли сораулар, шулай ук бюджет-финанс, җирле салым һәм җыемнар сораулары буенча даими комиссияләрнең күчмә утырышы бүген Вахитов районының 96-нчы гимназиясендә үтте. Депутатлар 2015-2021 елларда мәгариф үсеше программасының 3 ел эчендә никадәр дәрәҗәдә гамәлгә ашырылуы һәм Казан бюджетының үткән елның планлы күрсәткечләре үтәлеше буенча фикер алыштылар.

Казанның Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов үзенең чыгышын күрсәткечләрдән башлады. Программа ярдәмендә 23 яңа балалар бакчасы һәм 3 мәктәп ачылды, капиталь төзекләндерү эшләре 15 балалар бакчасында һәм 46 мәктәптә башкарылган. “Балалар бакчалары белем бирүнең югары дәрәҗәдә булуын раслыйлар. Алар 11 млн грант акчаларын үзләштерде, - дип хәбәр итте ул. – Мәктәпләр 3 ел эчендә 194 млн сум үзләштерде”. Өстәмә белем бирүгә аерым игътибар юнәлдерелә. Соңгы 6 ел эчендә мәктәпләрдә техник иҗат буенча күпсанлы түгәрәкләр ачылды – хәзер алар 34 мәктәптә бар.

Хәл ителергә тиешле мәсьәләләр дә бар. Мәсәлән, 30% мәктәп кенә лицензияле медицина кабинетларына ия, 40% ике сменага эшли, ә перифериядә урнашкан төзелә торган микрорайоннарда өстәмә белем бирү педагоглары җитешсезлеге көтелә. Депутатларны өстәмә белем бирү учреждениеләрен капиталь төзекләндерү, олимпиадаларда катнашучыларны әзерләү, белем бирү үзәкләрен үстерү, укытучыларның хезмәт хаклары һәм балаларның уку шартлары буенча сораулар кызыксындырды.

“Мәгариф үсеше мәсьәләсе – беренчел мәсьәлә”. – диде мәгариф, мәдәният һәм милли сораулар буенча даими комиссия рәисе Нияз Гафиятуллин. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча депутатлар программаны гамәлгә ашыруны контрольдә тотуны дәвам итәргә һәм аерым сорауларны хәл итү ысулларын табарга карар кылдылар.

Утырышта Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева, 96-нчы гимназия директоры Сергей Бузюкин, Казан шәһәр Думасы депутатлары, шәһәр районнарының мәгариф бүлекләре җитәкчеләре һәм башка белгечләр катнашты.

Барлык яңалыклар