Таюга каршы материал белән 372 кв.м баскыч һәм юл капланган
Казанда өч җир асты кичүендә резина валчыгыннан өслек җәйгәннәр. Аның гомуми мәйданы 372 кв.м тәшкил иткән. Эш кыш алдыннан, шәһәр халкы баскычлар һәм юллар буйлап хәвеф-хәтәрсез йөри алсын өчен, үткәрелде.
Яңа өслекне Дементьев һәм Кошевой, Лаврентьев һәм Фатыйх Әмирхан, Короленко һәм Ямашев урамнары чатында күрергә мөмкин, дип хәбәр итә тышкы төзекләндерү комитеты.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, җир асты кичүе Сәетгалиев урамында төзекләндерелгән. Биредә электр белән тәэмин итү челтәрен алыштырганнар, баскычларны яңартканнар, гидроизоляция ясаганнар, диварларны һәм түшәмне буяганнар. Керү группалары да яңартылды – каркастан алып поликарбонатка кадәр.
Шулай ук БРИКС саммитына шәһәрнең алты җир өсте кичүендә лифтлар алыштырылды. Аларның җылытылган шахталары һәм тамбурлары бар, бу кешеләргә елның теләсә кайсы вакытында күтәрелү платформаларыннан файдаланырга һәм җиһазларны һава шартларыннан якларга мөмкинлек бирә.