В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы апрель). Казанның өч автобусында эксперименталь бушлай Wi-Fi барлыкка килде. Әлеге эксперимент 10а, 47 һәм 54 номерлы маршрутларда кертелде. 821, 812 һәм 745 гараж номерлы автобусларда интернет кулланырга мөмкин.
Челтәргә тоташу өчен, мөмкин челтәрләр арасынан «A-freeWifi»-ны сайларга һәм кыска авторизацияне узарга кирәк, - дип хәбәр итә Казан шәһәре Башкарма комитетының Транспорт комитеты.
Элек 2016 елда Wi-Fi 22 һәм 35 маршрут автобусларында һәм шулай ук алда саналып киткән 10а һәм 54 автобусларда кертелгән иде.