Битлекләре булмау яки аларны киюдән баш тартулары сәбәпле 25 кеше җәмәгать транспортыннан төшеп калган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче ноябрь). Ревизорлар Казанның трамвай һәм троллейбусларында шәхси саклау чараларыннан башка 78 пассажирны ачыклаган. 25 кеше битлекләре булмау яки аларны киюдән баш тарту аркасында җәмәгать транспортыннан төшеп калган. Профилактик рейдлар бүген иртәнге сәгатьләрдә узды.
«Солнечный город», «Г.Тукай мәйданы метросы» һәм «Океан» кибете тукталышларында ревизорлар якынча 60 күчмә составны тикшерде, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте.
Гомумән алганда, ноябрь башыннан бирле электр транспортыннан битлексез 117 пассажир төшереп калдырылган. Көндәлек рейдлар дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез, пассажирларның Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләрен үтәвен даими рәвештә Транспорт комитеты, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре хезмәткәрләре һәм кондукторлар тикшерә.