В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Киләчәктә мондый мөмкинлектән метро пассажирлары да файдалана алачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче май). Май башыннан ТР башкаласында троллейбус һәм трамвай салоннарында QR-кодлы мәгълүмати стикерлар пәйда булды, алар ярдәмендә юлда йөрү өчен «Казан транспорт» мобиль кушымтасы аша түләргә мөмкин булачак.
Хәзер пассажирларга кушымта аша ике түләү ысулы ачык: QR-код ярдәмендә яисә вагон номерын яки машинаның номерын күрсәтеп, юл өчен түләргә кирәклеген искәртә торган смартфонның датчигы ярдәмендә, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» матбугат хезмәте.
«Казан транспорт» кушымтасы 2022 елның гыйнварында эшли башлады. Бүгенге көндә аннан көн саен 26 меңнән артык кеше файдалана. Проектны эшләүче компания белән берлектә кушымта аша метрополитенда түләү практикасын кертү мәсьәләсе карала.