Профилактик акцияләр 17 нче һәм 18 нче ноябрьдә була.
Фото: Марат Мөгыйнов
17 нче ноябрьдә табиблар һәм волонтер-медиклар шәһәр халкын түбәндәге адрес буенча көтә: Петербург ур., 1, ә 18 нче ноябрьдә – Җиңү Проспекты, 141. Ике мәйданчык та 10:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Акциядә катнашучылар шулай ук кан басымын үлчи һәм белгечләр белән бушлай киңәшләшә алачак, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Профилактик акция шикәр диабеты үсеше өчен куркыныч факторларны иртә ачыклауга юнәлтелгән. Чараларны Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге оештыра.