Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.12.2021, 16:03

Рихард Зорге урамындагы сәүдә үзәгендә намаз уку өчен бүлмә ачыла

Казанда барлыгы шундый 7 гыйбадәт бүлмәсе булдырылган.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче декабрь). Казанда 8-нче декабрь көнне сәүдә үзәге базасында рәсми рәвештә чираттагы гыйбадәт кылу бүлмәсе ачылачак. Ул Р.Зорге урамы, 11б адресы буенча «Горки Парк» сәүдә үзәгенең икенче катында урнашачак.

Гыйбадәт бүлмәсен ачу тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов катнашыр дип көтелә.

Узган ел сәүдә үзәкләрендә гыйбадәт кылу бүлмәләрен ачу ассоциациясе инициативасына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлек белдерде, дип искә төшерә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Бүгенге көндә Казан сәүдә үзәкләрендә 7 гыйбадәт кылу бүлмәсе ачык. Бина белән файдаланган өчен аренда түләвен, җиһазларны финанслау, җиһазлар комплектлау, косметик ремонт үткәрү, коммуналь, эксплуатация һәм башка хезмәтләр өчен түләүне РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе үз өстенә ала. Мөселман кешесенә көненә 5 тапкыр намаз уку мәҗбүри, ул төгәл билгеләнгән вакыт аралыгында укыла. Әгәр җәйге чорда мәҗбүри намазлар арасында вакыт аралыгы 5 сәгатькә җитсә, кышкы чорда намазларның арасы – 90 минут тирәсе генә.

Барлык яңалыклар