Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.10.2022, 13:40

Казанда Мәскәү урамындагы сәүдә үзәгендә намаз бүлмәсе ачылачак

Шәһәрдә барлыгы 9 гыйбадәт бүлмәсе эшләячәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы октябрь). Казанда 21 нче октябрьдә сәүдә үзәге базасында намаз бүлмәсенең рәсми ачылышы узачак. Ул Мәскәү ур., 2 адресы буенча урнашкан бинаның цоколь катында булачак. Намаз бүлмәсе Татарстанда унынчысы булачак.

Гыйбадәт бүлмәсендә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым заллар һәм юыну өчен ике бүлмә бар. Бинаның цоколь катында мөселман сәүдә рәтләрен дә ачу планлаштырыла, дип хәбәр итә РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе матбугат хезмәте.

Гыйбадәт бүлмәсен ачу тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев һәм РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов катнашачак.

2020 елда сәүдә үзәкләрендә гыйбадәт бүлмәләрен ачу буенча Россия Федерациясе Мөселман эшкуарлары ассоциациясе инициативасын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплап алды.

Татарстанда 9 намаз бүлмәсе актив кулланыла инде, шуларның 8 е Казанда урнашкан. РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе бинадан файдаланган өчен аренда түләвен, җиһазлар белән тәэмин иткән, косметик ремонт үткәргән, коммуналь, эксплуатация һәм башка хезмәтләр өчен түләүләрне үз өстенә ала. Намаз бүлмәләренең эшләве контрольдә тотыла: атнага бер тапкыр тикшерү максатыннан аларга махсус барып киләләр.
Барлык яңалыклар