Шәһәрдә барлыгы 9 гыйбадәт бүлмәсе эшләячәк.
Фото: Денис Гордийко
Гыйбадәт бүлмәсендә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым заллар һәм юыну өчен ике бүлмә бар. Бинаның цоколь катында мөселман сәүдә рәтләрен дә ачу планлаштырыла, дип хәбәр итә РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе матбугат хезмәте.
Гыйбадәт бүлмәсен ачу тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев һәм РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов катнашачак.
2020 елда сәүдә үзәкләрендә гыйбадәт бүлмәләрен ачу буенча Россия Федерациясе Мөселман эшкуарлары ассоциациясе инициативасын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплап алды.
Татарстанда 9 намаз бүлмәсе актив кулланыла инде, шуларның 8 е Казанда урнашкан. РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе бинадан файдаланган өчен аренда түләвен, җиһазлар белән тәэмин иткән, косметик ремонт үткәргән, коммуналь, эксплуатация һәм башка хезмәтләр өчен түләүләрне үз өстенә ала. Намаз бүлмәләренең эшләве контрольдә тотыла: атнага бер тапкыр тикшерү максатыннан аларга махсус барып киләләр.