Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.05.2024, 13:43

2025 елда төзекләндереләчәк 200 ишегалды исемлегенә ТР башкаласының 80 территориясе кергән

Өстенлекле объектларны сайлау өчен тавыш бирүдә 79,1 меңнән артык казанлы катнашкан

Фото: Денис Гордийко

2025 елда «Безнең ишегалды» республика программасы буенча төзекләндереләчәк 200 территория өчен тавыш бирүдә 222,5 меңнән артык татарстанлы катнашкан. Шуларның 79,1 меңнән артыгы – Казан халкы, бу, 2023 ел күрсәткече белән чагыштырганда, 10% ка күбрәк. Лидер объектлар исемлегенә ТР башкаласының 80 ишегалды кергән. Бу хакта матбугат конференциясендә билгеле булды.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев билгеләп үткәнчә, 2025 елда шәһәрнең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин, Вахитов һәм Идел буе, Киров һәм Мәскәү, Совет районнарында 20 шәр ишегалды өстенлекле тәртиптә төзекләндереләчәк. Аларның исемлеге сылтама буенча бастырылган.

«Лидер ишегаллары исемлегенә якынча 169 күпфатирлы йорт территориясе керә. Бу эштә безгә битараф булмаган 79 мең шәһәрленең тавыш бирүе ярдәм итте. Кешеләрнең әлеге процесска елдан-ел активрак кушылуы сөендерә», – диде Игорь Куляжев.

Биш ел элек халыкка ишегалларын проектлауның дөреслеген аңлату кыенрак булган: казанлыларның бер өлеше – парковка урыннары, икенчеләре балалар мәйданчыгы сораган. «Вазгыять үзгәрә, кешеләр проектларга грамоталы якын килә башлады. Бөтен ишегалдын машиналар белән генә тутырырга ярамый, балаларга – уен, пенсионерларга ял итү өчен урын калдырырга кирәк, хуҗалык корылмаларын да урнаштырасы бар. Программа бер юнәлештә генә эшләми», – дип аңлатма бирде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

«Безнең ишегалды» программасы кураторы Арина Петрова хәбәр иткәнчә, халыкның тавыш бирүдә катнашуы ишегалдының җиңеп чыгу мөмкинлекләрен арттыра. Әйтик, Трамвай урамындагы 17 нче йортта яшәүчеләр 2023 елда сораштыруда актив катнашканнар. Нәтиҗәдә ишегалды яңарту өчен өстенлекле исемлеккә эләккән. «Аны төзекләндерү финиш сызыгына чыкты. Яктырту буенча эшләр – 45% ка, юллар буенча – 100% ка, җиһазлар урнаштыру буенча 59% ка башкарылган. Элек ишегалдында алты яктырту баганасы булса, хәзер алар – 16. Ишегалды программага эләккәч, кешеләрнең көндәлек тормышы күпкә яхшыра», – диде спикер.

«Безнең ишегалды» программасы буенча юлларны һәм тротуарларны ремонтлыйлар, эскәмияләр, урналар, балалар һәм спорт мәйданчыклары өчен җиһазлар урнаштыралар, контейнер мәйданчыкларын тәртипкә китерәләр, тышкы яктыртуны тоташтыралар. «Ишегалларын төзекләндерү халыкны үз милке тирәсендә берләштерә, чөнки без яңарткан ишегалларын күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә милеккә тапшырабыз», – дип ассызыклады Игорь Куляжев.

Быел тавыш бирүгә 1550 ишегалды чыгарылган. Алар түбәндәге критерийларга туры килергә тиеш: йортлар 2014 елга кадәр төзелгән; территория төзекләндерү белән бәйле башка программалар буенча тәртипкә китерелмәгән; асфальт өслеге начар хәлдә (БТИ нәтиҗәләре буенча).

Исегезгә төшерәбез, «Безнең ишегалды» программасы Татарстанда инде бишенче ел гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә Казанда 1829 йортның ишегаллары төзекләндерелгән, аларда 2,5 млн кв.м мәйданда асфальт-бетон өслек ремонтланган.

Барлык яңалыклар