В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе бүлекләрендә барлыгы 361 бала туу теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы сентябрь). Үткән атнада, 30-нчы августтан 5-нче сентябрьгә кадәр, Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе бүлекләрендә барлыгы 361 бала туу теркәлгән: 203 малай һәм 158 кыз.
Иң яшь әнигә – 19, ә иң олысына - 42 яшь, иң яшь әтигә – 21, ә иң олы әти 53 яшьтә. Иң кечкенә баланың авырлыгы 700грамм булган, иң авыры – 4700 грамм.
Бу атнада иң популяр исемнәр рәтенә: Алисә, Мирон, Ранель, Матвей, Полина, Милана, Софья, Кәрим, Максим һәм Маргарита кергән. Әти – әниләре биргән иң сирәк очрый торган исемнәр: Климентий, Леонард, Эрик, Лука, Альвина, Матильда, Добрыня, Афина, Җәлил һәм Сальма.
Шушы ук вакыт аралыгында шәһәрнең Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе бүлекләрендә 276 яшь гаилә теркелгән. Иң олы кияүгә 54 яшь, ә иң олы кәләшкә – 68. Иң яшь кияү белән кәләшкә 18 яшь тулган, дип хәбәр итә Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.