В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Килүчеләргә татар костюмы тарихы турында сөйлиячәкләр һәм мастер-классларда катнашырга тәкъдим итәчәкләр.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче март). Бүген Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының колонналы залында рәссам-дизайнер Наҗия Галимованың иҗат остаханәсе ачыла. Тамашачылар студияне спектакль алдыннан да, антракт вакытында да карый ала. Моннан тыш, театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ата-аналар спектакль караган вакытта балалар дизайнер белән төрле иҗади тәҗрибәләр үткәрә алачак.
Наҗия Галимова үз студиясендә традицион татар киемнәре тарихы һәм аның безнең көннәрдә ничек үзгәрүе турында сөйләячәк, шулай ук мастер-класслар үткәрәчәк. Рәссамнар өчен костюмнар буенча консультацияләр дә уздыру планлаштырыла.
Иҗади остаханә 16:00 сәгатьтә ачылачак. Бәйрәм кичендә Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Илүсә Хуҗина һәм Gauga татар рок-төркеме фронтмены Оскар Юнысовның акустик концерты оештырылачак. Театр кунаклары Наҗия Галимова белән аралаша һәм аның киемнәр коллекциясе белән таныша ала. Иҗади остаханә ачылышына керү Тинчурин театры сайтында алдан теркәлү буенча башкарыла.
Наҗия Галимова – рәссам-дизайнер, модельер, КФУның әдәбиять-сәнгать салонының мактаулы әгъзасы. Хәзерге татар костюмы буенча әйдәп баручы белгечләрнең берсе буларак, ул Islamic Clothes Халыкара конкурсы гран-при иясе, «Этно-Эрато» халыкара милли костюмы конкурсында «Заманча костюмдагы этник мотивлар» номинациясендә җиңүче, «Европа-Азия» халыкара гуманитар академиясе, ЮНЕСКО мәдәният институты рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.