В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2020 ел нәтиҗәләре буенча норматив халәткә китерелгән юллар өлеше 84%-ка җитәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче сентябрь, Зилә Гайфи). Агымдагы елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Казан агломерациясенең 90 чакрымнан артык юлларын ремонтлау планлаштырыла. 2020 ел йомгаклары буенча норматив таләпләргә туры килә торган юллар өлеше 84%-ка җитәчәк. Юл инфраструктурасы объектларын капиталь ремонтлау һәм төзү планнары турында бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин һәм Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сөйләде.
Татарстанда республика өчен иң әһәмиятле илкүләм проектларның берсе булган «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» проекты беренче ел гына гамәлгә ашырылмый. Илкүләм проект Казан, Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләре агломерацияләрендәге юлларны, куркынычсызлыкны тәэмин итү таләпләренә туры китереп, норматив хәлгә китерүгә юнәлтелгән.
Артем Чукин сүзләренчә, илкүләм проект кысаларында Казан агломерациясендә барлыгы 1675 чакрым юлны, шул исәптән 909 чакрым Казан магистраль юлларын ремонтлау планлаштырыла. «2019 елда Казан агломерациясендә 47,3 чакрым юл ремонтланды, агымдагы елда - 91,7 чакрым юлны ремонтлау планлаштырыла. 2020 ел нәтиҗәләре буенча норматив халәткә китерелгән юллар өлеше 84%-ка җитәчәк. 2024 елга кадәр - 85%-ка», - дип сөйләде ул. Проект гамәлдә булган елларда барлыгы 763 чакрым юл яңартылган, аларның 372 чакрымы - Казан агломерациясендә.
Илкүләм проектны тормышка ашыруның төп аспекты - бистә юлларын ремонтлау. Мәсәлән, яңа юллар Алтан, Вознесение, Северный, Борисково (үзәк урамнар) бистәләрендә барлыкка килгән инде. Шәһәр өчен зур һәм әһәмиятле объектлар ремонтлана һәм төзелә - Зур Казан боҗрасы һәм Оренбург трактында борылыш элмәге төзелә, Казан - Шәмәрдән юлы һәм Несмелов урамнары реконструкцияләнә.
Быел Несмелов урамындагы участок төзелеше башланды, ул Горький шоссесының дублеры булачак. Беренче участок Несмелов урамыннан Казансуның иске үзәненә кадәр узачак, икенче участок Барлык диннәр гыйбадәтханәсе янында Аракчинода тәмамланачак. Планда яңа юлны М7 трассасына кадәр озынайту. Зур Казан боҗрасына килгәндә, монда икенче участокны төзү алып барыла, 2 елдан боҗра «йомылырга» һәм Несмелов урамына чыгарга тиеш. Игорь Куляжев искәрткәнчә, 60-нчы еллар генпланында ук салынган проект гамәлгә ашырылачак.
Якын киләчәктә иң төп юл проектларының берсе булып Вознесение трактын төзү торачак. Игорь Куляжев билгеләп үткәнчә, аны төзү шәһәр яны бистәләрендә яшәүчеләр өчен транспорт проблемасын хәл итәчәк. «Салмачы - шактый зур бистә, анда шәхси һәм җәмәгать транспорты күп. Татарстан Президенты карары белән 2 ел элек Кол Гали урамының участогы ремонтланды, бу проблеманы өлешчә хәл итте. Ләкин Салмачы юлыннан Куюки, Борогодское, Гильдеево бистәләрендә яшәүчеләр дә чыга. Юллар төзү зарур, шуңа күрә Мамадыш трактын һәм Салмачы юлын бушату өчен, Президент быел Вознесение трактын проектлауны башлау йөкләмәсен бирде.
Игорь Куляжев сүзләренә караганда, быел Әмәт магистраленнән Җиңү проспектына кадәр 4 чакрым озынлыктагы участокны проектлау төгәлләнәчәк, аннары Җиңү проспектыннан М7 трассасына кадәрге 7 чакрым озынлыктагы участокны проектлау кирәк булачак. Төзелешнең беренче этабы 2 елга сузылыр, дип планлаштырыла. Моннан тыш, шәһәр яны халкына бистәләрне урап узарга мөмкинлек бирәчәк радиаль юллар челтәрен үстерү күздә тотыла.
Хәзер Казанда җәмәгать транспортының яңа төрен - метробусларны эшләтеп җибәрү мөмкинлеге турында фикер алышалар, һәм «Салават күпере» микрорайоныннан башларга планлаштырыла. «Метробус метро принцибы буенча эшли, бүлеп бирелгән полоса буенча бара, аның өчен хәтта светофорның аерым сигналы да бар. Бүгенге көндә бүлеп бирелгән бер чакрымлы автобус полосасын төзү трамвай линиясенә һәм бигрәк тә метрополитен линиясенә караганда арзанракка төшә. Без проблеманы бүген хәл итәргә кирәклеген аңлыйбыз. Тиздән хәрәкәт трафигын начарайтмауны, әмма микрорайон халкына транспорт хезмәте күрсәтүне максималь дәрәҗәдә тәэмин итүне исәпкә алып, метробуслар маршрутлары вариантлары тәкъдим ителәчәк», - дип планнар белән уртаклашты И.Куляжев. Барлыгы шәһәрдә метробуслар хәрәкәтенең өч тармагын үткәрү планлаштырыла.