Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.10.2020, 15:19

Агымдагы елда Парклар һәм скверлар дирекциясе беренче тапкыр Комсомол һәм Аккош күлләренең пляжларын карап тотуга алынды

Киләсе җәйге сезонга иҗтимагый киңлекләрне саклауны оештыруга кимендә 5,2 млн сум кирәк булачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы октябрь, Алена Мирошниченко). Казанда Аккош һәм Комсомол күлләре янындагы пляжларда, Кабан күле яр буенда, Горький исемендәге паркта һәм башка объектларда тәүлек буе сак хезмәтен тәэмин итәргә кирәк. Бу хакта бүген Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Марат Закиров белдерде.

Спикер билгеләп үткәнчә, тәмамланган җәйге сезонда дирекция эшендә яңа мөһим юнәлеш Комсомол һәм Аккош күлләре буендагы шәһәр пляжларын карап тоту булды. 1-нче июньнән 1-нче сентябрьгә кадәр биредә коткаручылар, инвентарь прокатының сезонлы пунктлары эшләде, территорияләрне карап тоту һәм саклау буенча эш алып барылды.

«Коткаручылар ярдәмендә пляжлар территориясендә 148 бәхетсезлек очрагын булдырмый кала алганнар. 139 очракта шәһәр халкына беренче ярдәм күрсәтелде, 9 батучы коткарылды. Кызганычка каршы, бер кешене коткара алмадык», - дип сөйләде М.Закиров.

Аның сүзләренчә, кирәкле чараларның берсе пляжлар территориясенә хосусый сак оешмаларын җәлеп итү булган. Сакчыларның даими кизүе аркасында табигатьне саклау территориясендә 830 янгын һәм яшел территориягә автомобильләр керүнең 605 очрагы булдырмый калды. Шулай ук бу җәйдә дирекция «Крылья Советов», Горький исемендәге паркларда, Аккош күлендә һәм Горки-Әмәт урманында өстәмә сак оештыруга килешүләр төзеде. Боларның барысы да дирекциянең бюджеттан тыш фондыннан түләнгән, дип ассызыклады спикер.

«Иҗтимагый киңлекләрне саклау мәсьәләсе һаман да ачык һәм бик җитди булып кала бирә. Без аңлыйбыз, бюджет мөмкинлекләре, шул исәптән 2021 елгы, 100%-ка барлык иҗтимагый киңлекләрдә тәүлек буе каравылны тәэмин итәргә мөмкинлек бирмәячәк, - диде М.Закиров. - Ләкин без сак хезмәте бик кирәк булган урыннарга игътибар итәргә теләр идек. Болар - Аккош һәм Комсомол күлләрендәге пляжлар, Кабан күле яр буе, Горький исемендәге парк һәм башка берничә объект. 2021 елның җәйге сезонына сакны оештыруга ким дигәндә 5,2 млн сум кирәк. Безнең бюджеттан тыш чаралар җитәрлек түгел, шуңа күрә без үзебезгә ярдәм итүне һәм иҗтимагый киңлекләрне саклауны тәэмин итүгә финанслар бирүне сорыйбыз».

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 19.10.2020
Видеорепортаж
19.10.2020 12:50
Җәй көне Казанның паркларында һәм скверларында 500-дән артык чара узды
Барлык яңалыклар