Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.08.2018, 10:31

Өч көн дәвамында корбан чалу шәһәрнең 18 ноктасында узачак

Корбан бәйрәме көнне маршрутлары мәчетләр яныннан уза торган автобуслар 3.30 сәгатьтә эшли башлый.

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче август, Екатерина Виславская). Мөселманнарның төп бәйрәмнәренең берсе – Корбан бәйрәме иртәгә, 21 августта билгеләп үтелә. Бу көн республикада ял көне булып санала. Шәһәр мәчетләрендә бәйрәм 4.30 сәгатьтә вәгазьдән башлана, ә бәйрәм намазыннан соң корбан чалына башлый. Корбан чалу 21 августтан 23 августка кадәр 18 урында дәвам тәчәк, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү бүлеге җитәкчесе Илнур Шакиров.

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары:

“Казан Нуры”, Ф.Әмирхан пр-ты, 3;

“Салихҗан”, Бестужев ур., 66а (Яңа Караваево бист.).

Вахитов һәм Идел буе районнары:

“Әл Мәрҗәни”, Каюма Насыйри ур., 17;

Әҗем мәчете, Фәтхуллин ур., 15;

“Тынычлык”, Мелитополь ур., 15 (Мирный бист.);

“Гадел”, Оренбург юлы, 193;

“Ризван”, Х.Мәүлетов ур., 48а;

Апанай мәчете, Каюм Насыйри ур., 27;

Бертуган Петряевлар урамында корбан чалу комплексы

Киров һәм Мәскәү районнары:

“Җомга”, Ильич ур., 4 (Юдино бист.);

“Рамазан”, Окольная ур., 25б;

“Маулед”, Селянская ур., 23 (Залесный бист.);

“Сөләйман”, Ютазы ур., 8 (Левченко бист.).

Совет районы:

“Билал”, Иркен ур., 29 (Вознесенское бист.);

“Котдус”, Яснополянский тыкрыгы, 16 (Карьер бист.);

“Иман Нуры”, Дорожная ур., 32а (Нагорный бист.);

“Дин-Ислам”, Чишмәле, 17а;

Мәрҗәни мәчетенең корбан чалу комплексы, Мамадыш тракты, 40.

Шәһәр хезмәтләре корбанлык малларны санкцияләнмәгән сату урыннарын һәм билгеләнмәгән урыннарда корбан чалу урыннарын булдырмау буенча эш оештырачак, дип белдерде Илнур Шакиров.

Бәйрәм көнне маршрутлары мәчетләр яныннан уза торган җәмәгать транспорты 3.30 сәгатьтә эшли башлый. Моннан кала, хокук саклау органнары, элеккечә Корбан бәйрәме узган урыннарда җәмәгать тәртибен саклау өчен барлык чаралар да күрәчәк.

“Барыгызны да бу эшкә җаваплы каравыгызны сорыйм”, - диде Казан Мэры Илсур Метшин и киңәшмәдә катнашучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 20.08.2018
Видеорепортаж
20.08.2018 10:13
21 августта мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үтә
Барлык яңалыклар