«Ярдәм» мәчете чатырында 500 гә кадәр кеше авыз ача алачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
Шулай ук коронавирус пандемиясе вакытында башланган мохтаҗларга ифтар-бокслар тарату традициясе дәвам итәчәк. Әйтик, быел Киров һәм Мәскәү районнарының мөхтәсибәте карамагындагы ун мәчеттә көн саен 1000 ланч-бокс китерү оештырылачак. Тулы кичке аш салат, ит ризыклары, камыр ризыклары, җиләк-җимеш һәм башкаларны үз эченә алачак. Ланч-боксларны өйгә китерү үзләре ризык әзерли алмый яки мәчеткә килә алмый торган инвалидлар өчен уңайлы булачак.
Рамазанга багышланган чаралар программасын реабилитация курсларында катнашучылар өчен дә әзерләгәннәр. Алар Коръән уку һәм ятлау дәресләренә йөри алачаклар. Дәресләрне әзерлекле белгечләр алып барачак.
Ифтарлар Казанның Галиев мәчетендә дә узачак. Кичәләргә 40 ка кадәр кеше – ураза тотучы шәкертләр һәм мохтаҗлар килә алачак. Ифтарларны оештыруда ярдәм итәргә теләүчеләр Рамил хәзрәт Мингәрәевка +7(927)249-56-32 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.
Шулай ук Рамазан аенда теләгән һәркем быел ачылачак «Сөләйман» мәчете төзелешенә үз өлешен кертә ала. Хәзер объектта эчке эшләр алып барыла, ә кар төшкәннән соң территорияне төзекләндерү башланачак. Корбан бәйрәмендә мәхәллә кешеләре өчен мәчет ачу планлаштырыла, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте.
Исегезгә төшерәбез, Казанда ифтарлар 41 мәчеттә планлаштырылган. Хәйрия ашларын оештыру мәсьәләләре буенча үз исемеңнән мәчет имамнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. ТР мөселманнары Диния нәзарәте XI Республика ифтарын үткәрү көне һәм урыны турында өстәмә рәвештә хәбәр итәчәк. Әмма волонтерларны яздыру инде +7(843)237-86-18 телефоны буенча алып барыла.
Рамазан көннәрендә узачак башка чаралар турында KZN.RU порталы алдарак хәбәр иткән иде.